Әлбир Крганов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллны туган көне белән котлады

«Сезнең иҗтимагый һәм дини тормышындагы актив гражданлык позициягез җәмгыятебездә татулык һәм бердәмлекне ныгытырга ярдәм итә», диелә котлауда.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллны туган көне белән котлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.«Сезне Россия мөселманнары Диния нәзарәте, барлык мөселманнар һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез! Ватаныбызның рухи яңарышына ярдәм итә торган фидакяр хезмәтләрегез хаклы рәвештә Сезгә Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегенең барлык даирәләрендә киң танылу китерде.Христианнарның каршылыксыз рухи лидеры һәм үз Ватаныгызның чын патриоты буларак Сез гражданнарны дини агарту һәм тәрбияләү эшенә бөтен көчегез һәм энергиягезне бирәсез, шул рәвешле Ватаныбызны рухи яктан ныгытуга бәйле бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәсез.Сезнең илебезнең иҗтимагый һәм дини тормышындагы актив гражданлык позициягез җәмгыятебездә татулык һәм бердәмлекне ныгытырга, динара һәм милләтара тынычлыкны сакларга булыша.«Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, изге эшегездә уңышлар телим», диелә котлауда.