Сарманның Иске Минзәләбаш авылы мәчете егерме еллыгын билгеләп үтте

Очрашуда чыгыш ясаучылар авылда иман нурының сүнмәвен, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең тагын да күбрәк булуын теләделәр.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ", "Сарман") Кичә, 19 октябрьдә Сарманның Иске Минзәләбаш авылында “Ихлас” мәчете төзелүгә егерме ел тулу уңаеннан очрашу-җыен үтте. Бу хакта район басмасы яза. 

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, “Җәлилнефть” идарәсенең элекке җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Сарман районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков, күрше-тирә авылларның имам-хатыйплары, мәчет төзелешенә үзләреннән өлеш керткән якташлары, аларның туганнары һәм башкалар килгәннәр иде.

Мәчеттә өйлә намазы укылганнан соң, очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Анда авыл тарихы, мәчет төзелеше еллары турында истәлекләр барланды, мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләр рәхмәт сүзләре белән телгә алынды, вафат булганнар рухына дога кылынды. Чыгыш ясаучылар авылда иман нурының сүнмәвен, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең тагын да күбрәк булуын теләделәр. Икенде намазыннан соң очрашу мәктәптә әзерләнгән табын артында дәвам итте.