Казанда мөселман массакүләм-мәгълүмат чараларының II фестивале узачак

Бу юлы да ул Россия төбәкләреннән Ислам темасын яктыртучы алдынгы журналистларны үзенә туплаячак
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 13-14 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстандагы мөселман матбугаты һәм нәшрият басмаларының II фестивале узачак. Быел да аның кысаларында төрле чаралар уздыру ниятләнә, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шуларның берсе булган “Мөселман журналистларының бөтенроссия конференциясе” дигән җыен Россия төбәкләренең Ислам темасын яктыртучы алдынгы журналистларын үзенә туплаячак.
Билгеле булганча, мөселман матбугаты һәм нәшрият басмалары фестивале беренче тапкыр 2007 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән үткәрелде. Быел әлеге чара нәзарәт һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә оештырыла.