news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Диния нәзарәтендә гарәп графикасын өйрәнү дәресләрен яңарттылар

Таныштыру дәресендә тыңлаучыларга гарәп алфавитының һәм язуының үзенчәлекләрен аңлатканнар.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә 1903 нчы мәчет каршында хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен өйрәтү һәм гарәп графикасы буенча дәресләрне кабат уздыра башладылар.

Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, беренче дәрескә башлангыч төркемнән 4 хатын-кыз килгән, алга таба дәресләргә 15ләп кеше йөрер дип планлаштырыла.

Хатын-кызларга дәресләрне Нурия Садыйкова укыта.

Таныштыру дәресендә Нурия ханым тыңлаучыларга гарәп алфавитының һәм язуының үзенчәлекләрен аңлатты, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100