news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә имамнар өчен квалификация арттыру курслары башлана

Курслар 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдә Мәскәүдә «Дини оешмалар эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү» программасы буенча квалификация арттыру курслары башлана. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Курсларны Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Квалификация арттыру курслары 2020 елның 28 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Курсларда Россия мөселманнары Дини нәзарәте структурасына кергән дини оешма имамнары һәм хезмәткәрләре, Россия җәмгыятенә ияләшү һәм берләшү максатында БДБ илләре мигрантлары, шулай ук студентлар, Максатчан программа буенча укучылар катнашачак.

Лекцияләрне абруйлы галимнәр, гамәли укытучылар, дәүләт хакимияте органнары, дини оешма вәкилләре уздырачак.

Курслар тәмамлангач, квалификация арттыру турында таныклык биреләчәк.

Курслар барлык Роспотребнадзор киңәш иткән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп, шулай ук социаль дистанция саклап уздырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100