Санкт-Петербургта “Коръәннең тарихи риваятьләре” исемле китап басылып чыгачак

Санкт-Петербургта “Коръәннең тарихи риваятьләре” исемле китап басылып чыгачак

(Санкт-Петербург, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның “Славия” нәшриятында рус телендә “Исторические предания Корана” (“Коръәннең тарихи риваятьләре”) дип аталган бик кызыклы китап басылып чыгарга әзерләнә. Аның авторы – Эрмитаж директоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Михаил Борисович Пиотровский. Нәшрият хезмәткәрләренең “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итүенчә, автор бу китап өстендә дистә елдан артык эшләгән.

Аның алдарак елларда басылып чыккан “Коранические сказания” (”Коръән риваятьләре“) һәм “Мусульманское искусство” (“Мөселман сәнгате”) китаплары да җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну белән каршы алынган иде. Элегрәк аның Дәүләт музеендагы мөселман сәнгатенә багышлап үткәрелгән лекцияләр циклына бары тик Көнчыгышны өйрәнүче яшь галимнәргә генә керү мөмкинлеге тудырылган иде.