Алабуга районында мең ярымнан артык мөселман мәчетләргә бәйрәм намазына килде

Җәмигъ мәчетендә иртәнге намаз сәгать алтыда башланды.
(Алабуга, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуга Җәмигъ мәчетенә бүген иртән Корбан бәйрәменә 600дән артык мөселман кешесе килде. Мәчеттә иртәнге намаз сәгать алтыда, авылларда 5тә башланды. Шәһәр һәм район мәчетләрендә мең ярымнан артык мөселман мәчеткә бәйрәм намазына җыелды.Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт вәгазь укыды. Ул тыныч күк йөзе булуын, барча халыкның үзара дус яшәвен теләде. Район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Хәйруллин изге теләкләрен җиткерде.Мәчет мәйданында корбан чалу оештырылды. 135 кеше биредә Яңа Чишмә районыннан китерелгән, ветеринар күзәтүе узган корбан чалды.Бүген Җәмигъ мәчете янында гаилә бәйрәме узачак. Анда корбан ашы, тәм-томнар белән сыйланудан тыш төрле бәйгеләр дә узачак.Быел Алабуга районыннан 25 кеше Корбан бәйрәмен хаҗ кылып Мәккәдә каршылый.