Солтан хәзрәт Морадимов балалар белән дин турында дөрес сөйләшү өчен киңәш бирде

«Балаларыгызның рухи яктан үсүен телисез икән, үзегез шундый булыгыз», - диде Солтан хәзрәт.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Солтан хәзрәт Морадимов «Дини конфессияләр контекстында тормыш һәм үлем турында уйланулар» темасына туры эфирда бала белән дин темасына дөрес сөйләшү турында киңәшләрен бирде.

«Баланы сайлау хокукыннан мәхрүм итмәгез. Аллаһны кире какса, аның моның белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышыгыз. Бәлкем аңа игътибар гына җитмидер. Кемдер чәчләрен ачык төскә буйый, күзгә ташлана торган кием-салым кия яки башка ысуллар белән үзенә игътибарны җәлеп итәргә тырыша. Ә балачактан ук Аллаһка ышанырга кирәклекне мәҗбүри өйрәткән балалар аны кире кага башлый», — дип аңлатты Солтан хәзрәт.

Аның сүзләренчә, еш кына балалар яки яшүсмерләр, тормышта авыр хәл кичереп, гаеплеләрне эзли башлый һәм аны Аллаһтан таба. Балалар үз фикерләрендә нык тора, алар дөньяны ак һәм карага бүлә. Ата-аналарның бурычы — үз үрнәкләрендә аларга бу хәлне дөрес итеп кабул итәргә һәм гаеп Аллаһта булмавын, аның таяныч икәнлеген аңлатырга кирәк. 

«Бала — көзге. Көзгегә нәрсә генә әйтсәң дә, ул ишетми. Ә күрсәтсәң — шунда ук барысы да чагыла: начары да, яхшысы да. Әгәр балаларыгызның рухи яктан үсүен телисез икән, үзегез шундый булыгыз», — диде Солтан хәзрәт.