Равил Гайнетдин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән котлады

«Дин кардәшләремнең балаларына, оныкларына, киләчәк буыннарга Ислам дине тәгълиматларын, әхлакый нигезләрен тапшыруларын телим», - ди мөфти Равил Гайнетдин.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

21 май Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне буларак билгеләп үтелә. 922 елның 21 маенда Ислам Идел буе дәүләте территориясендә беркетелә, дип искәртә ул.

«Барыгызны да Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлыйм! Безнең күп милләтле һәм күп динле илебез тарихында Ислам дине — инде унбиш гасырга якын тынычлык һәм шәфкатьлелек дине буларак әһәмиятле роль уйнады һәм шулай дәвам итә. Россиядә мөселманнар аның төп халкы булып тора, ә Ислам — тарихи яктан иң борынгы диннәрнең берсе, ул безнең күп динле илебездә рухи таяныч булып хезмәт итә», — ди мөфти.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, күп гасырлар дәвамында мөселманнар Россиядә барган бөтен нәрсәдән хәбәрдар, Ватаныбыз халыклары гаиләсендә тату яши, илнең иминлегенә һәм чәчәк атуына хезмәт итә, авыр сугыш елларында Ватаныбызга һәм динебезгә тугры калып, тыныч тормыш алып бара. Ислам һәрвакыт безнең өчен, мөселманнар өчен, ышаныч һәм яшәү рәвеше, бәхетле тормыш төзүнең бәһасез үрнәге булып тора, ди ул.

«Дин кардәшләремнең балаларына, оныкларына, киләчәк буыннарга Ислам дине тәгълиматларын, әхлакый нигезләрен, гореф-гадәтләрне, шулай ук бөтен дөньяда танылган илебез мөселман галимнәренең күп гасырлык рухи һәм дини мирасын саклап калуларын һәм тапшыруларын телим», диелгән мөфти Равил Гайнетдин мөрәҗәгатендә.