Дини оешмаларга «Россия» сүзен куллану рөхсәт ителергә мөмкин

Үзгәрешләр «Коммерцияле булмаган оешмалар турында»гы һәм «Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы законнарга кагыла.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты утырышта икенче укылышта закон проектын кабул итәргә тәкъдим итте. Анда дини оешмалар атамаларында «Россия Федерациясе» яки «Россия» сүзләрен рөхсәттән башка куллану мөмкинлеге бирергә тәкъдим ителә.

Үзгәрешләр «Коммерцияле булмаган оешмалар турында»гы һәм «Намус иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы законнарга кагыла. Бу турыда Россия мөселманнары Диния җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект буенча «Россия Федерациясе» яки «Россия» дигән рәсми атаманы рөхсәтсез, «шул ук диннең үзәкләштерелгән дини оешмасы структурасына керә торган» дини оешмалар исемнәрендә файдалану мөмкинлеген тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта мондый хокуктан Россия Федерациясе территориясендә структурасы дәүләт теркәве вакытына кимендә 50 ел дәвамында законлы нигезләрдә эш иткән үзәкләштерелгән дини оешмалар файдалана.