Татарстан мөфтие Россия Иҗтимагый палатасы сайлауларында катнаша

Мөфтигә тавыш бирү өчен түбәндәге сылтамага керергә кирәк: https://oprf.roi.ru/441/

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). 1 майдан РФ Иҗтимагый палатасының интернет сайлаулары башланды. Шулай итеп, Россия гражданнары беренче мәртәбә үзләре интернет ярдәмендә Россия Иҗтимагый палатасы әгъзаларын сайлый. Интернетта мөселманнар мөфти өчен дә үз тавышларын бирә ала, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Һәр кеше 14 төрле юнәлештәге бер кандидатны сайларга мөмкин. "Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклау, тынычлык һәм үзара килешүгә булышлык күрсәтү" юнәлешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.

Мөфтигә тавыш бирү өчен түбәндәге сылтамага керергә кирәк: https://oprf.roi.ru/441/