Петербургта мөселман гәзите чыга башлады

Изге эшкә һөнәрмәннәр тотынды
(Санкт-Петербург, 21 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Төньяк башкалада яңа мөселман гәзите чыга башлады. Ул “Восточный Петербург” дип атала. Яңа басманы нәшер итүчеләр укучыларны Санкт-Петербургта яшәүче мөселман халыклары тарихы, мәдәнияте, милләтнең аерылгысыз өлеше булган рухи кыйммәтләр белән таныштырмакчы. Ике мең данә белән басылучы гәзитне урындагы рәисе Наил Тугушев булган “Бердәмлек” дини оешмасы “тудырды”. Баш мөхәррире Тимур Батыркаев. Күпләр аны өендә алдырачак.