Петербург мөселманнарына Мәскәү теләктәшлек белдерә

Икътисадый киеренкелек чорында рухи һәм матди ярдәм аеруча мөһим
(Санкт-Петербург, 21 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Илнең Ауропа өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Равил Гайнетдин төньяк башкалада яшәүче мөселман динен тотучыларның ихтыяҗларын яхшы белә. Ул үзе Санкт-Петербургка килеп биредә яшәүче мөселманнар тормышы белән якыннан танышты.
Петербургта соңгы вакытларда берничә мөселман оешмасы теркәлде. Шушы көннәрдә хөрмәтле Равил Гайнетдин урындагы Русия Федерациясе Ауропа өлеше дини идарәсенә керүче шушы мөселман оешмаларына 180 000әр сумлык грант бүлде. Бу акча шәһәр һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарын укытуга тотылачак, дип белдерә Санкт-Петербургның "Татарстан" җәмгыяте рәисе Ринат Вәлиев. Шул ук вакытта, Мәскәүдәге мәчетләргә ярдәм итүче петербурглылар да бар.