news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов Җәмигъ мәчетендә дин әһелләре арасында Коръән уку бәйгесе була

Бәйге 2021 елның 2 маенда узачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчетендә дин әһелләре арасында Коръән уку бәйгесе була

Россия Мөселманнар Диния нәзарәте сайтында хәбәр итүләренчә, Аллаһ китабын укуны популярлаштыру һәм өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Ул 2021 елның 2 маенда узачак.

Конкурс ике номинациядә уза: 79нчы (ән-Нәзиәт сурәсе) һәм һәм соңгы 15 сурәне яттан сөйләү.

Коръән уку бәйгесендә катнашу өчен Саратов Җәмигъ мәчете имамнарында язылырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100