news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 36 меңгә җитте

Белем алучыларның 302се, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга өч айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 36 меңгә җитте.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шуларның 302се, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды. 

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен ким дигәндә 1000 шәкерт Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 18% – 25-34 яшьтә, 15% – 35-44 яшьтә, 42% - 55 яшьтән өлкәнрәк. 

Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга теләк белдерүчеләрнең күпчелеге – татарстанлылар (18 298 кеше). Татарстаннан тыш, Башкортостан (3213), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (2138), Ульяновск өлкәләрендә (406) яшәүче милләттәшләребез бар.

Россиядән кала, тагын Казахстан (591), Үзбәкстан (221), Төркия (106), Австралия (172), Кыргызстан (177), АКШ (89), Германия (71), Азәрбайҗан (42), Ирландия (17), Финляндия (12), Канада (21), Франция (11), Мисырда (10) теркәлү узучылар бар. Укучыларның 73% сайтка смартфоннар аша керә, диелә назәрәт хәбәрендә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100