news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ифтар узды

Мөфтият «Рамазан — изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында «Зәкят» хәйрия фонды белән берлектә төрле социаль чаралар уздыра.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Ел саен Рамазан-шәриф аенда мөфтиятнең «Рамазан — изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында «Зәкят» хәйрия фонды белән берлектә төрле социаль чаралар уза. Кичә Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ифтар узды

«Туган авылым» милли-туристик комплексында мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла торган «Яшь килен», «Затлы мәҗлес» һәм «Исламда беренче адымнар» проектларында катнашучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм үткәрде.

Балалар һәм әниләр Рамазан ае турында тагын да күбрәк белде, үзләре дә Рамазан аена кагылышлы шигырьләр сөйләде, ислам турындагы табышмакларны чиште.

Балалар өчен матур кичә ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100