Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Рамазан аенда мәчетләрдә намаз укуны тыйдылар

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае пәнҗешәмбе киченнән, 23 апрельдә башлана.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте мөселманнарны бу атнада башланачак Рамазан аенда  намаз вакытында бергә җыелмаска чакыра. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

 «Хәзерге вакытта гыйбадәт кылу өчен җыелышлар тормышны куркыныч астына куя ала, бу исламда тыелган», - диелә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шурасы белдерүендә.

Хакимиятләр намаз вакытында мөселманнар социаль дистанцияне үтәргә тиеш, дип искәртте. Вирус таралуны тыю максатыннан намаз уку йортларында һәм мәчетләрдә намаз уку туктатылган.

Моннан тыш, белдерүдә барлык сәламәт кешеләр дә ураза тотарга тиеш, диелгән. Әмма COVID-19 пандемиясе белән көрәштә медицина хезмәткәрләренә иммунитет йомшарырга яки пациентларның тормышын куркыныч астына куярга мөмкин дип курку булганда, ураза тотмаска мөмкин, дип киңәш ителә. 

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Аль Мәктум гуманитар кампания башлану турында игълан итте, аның максаты - пандемиядән аеруча зыян күргән җәмгыятьләрне азык-төлек белән тәэмин итү.

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае пәнҗешәмбе киченнән, 23 апрельдә башлана.