news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сугыш чорында имамлык иткән бабайларны, абыстайларны барлыйлар

Иң эчтәлекле язма авторларына истәлекле бүләкләр Бөек Җиңү көне тантанасы вакытында тапшырылачак.

Татарстанда сугыш чорында имамлык иткән бабайларны, абыстайларны барлыйлар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, имам — мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов фатыйхасы белән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Авыр еллар ярдәмчеләре» проектын башлый. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Төп максат: туган авыл, бистәләребезнең тарихын өйрәнеп, төбәгебезнең өлкән яшьтәге әби — бабайлары белән аралашып, дин тыелган елларда, сугыш чорында имамлык иткән бабайларны, абыстайларны, үз йортларын җомга, гает намазлары уку өчен биреп торган шәхесләрне барлау.

"Чынлыкта бу кешеләр Пәйгамбәребез с. г.в сәхәбәләре кебек, авыр, куркыныч елларда дин тарату, кардәшләрен берләштерү өчен гаять зур өлеш керткән. Алар, нәселләре зурлау — данлауга, олы хөрмәткә лаек.

Татарстанда гына түгел, элеккеге Совет иле киңлекләрендә дә бу сәхифәләр зурлап өйрәнелмәгән. Әмма авылларда, бистәләрдә динне бетерергә омтылган еллар турында сөйләшкәндә, җәмагать ул чордагы имамнарны, намаз укылган йортларны үзгә бер хөрмәт белән искә ала. Димәк ки, бу юнәлештәге эшчәнлеккә ихтыяҗ бар", диелә хәбәрдә.

Тарихи сәхифәләрне яктырткан хатлар Әлмәт каласының үзәк мәчетендә, шулай ук almet-islampress@mail.ru электрон адресы аша кабул ителә. Әзерләнгән материалда язма геройлары яки аларның балалары, оныклары белән фотолар, яки ул елларда намаз укылган йорт фотолары булу хуплана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100