Бүгенге җәмгыятьтә ир-атның роле дигән темага “акыл һөҗүме” форматында чара уздырыла

22 февральдә Гаилә мәчетендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, язучылар гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). 22 февраль көнне Гаилә мәчетендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, абыстайлар, язучылар, журналистлар катнашында “Бүгенге җәмгыятьтә ир-атның роле” дигән темага “акыл һөҗүме” форматында чара уздырыла. Сөйләшүдә ир баладан ир-ат тәрбияләү, гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү, балалар суициды, XXI гасыр феминизмына кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап эзләү ниятләнелә, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

Башлану вакыты: иртәнге 9 да.

Урыны: Гаилә мәчете (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2).

Журналистлар әлеге чараны яктыртырга чакырыла.

Гаилә мәчете матбугат үзәге, 8 (843) 223-06-62.