Түбән Камага Корбан бәйрәменә 600 сарык китерелгән

Түбән Камага Корбан бәйрәменә 600 сарык китерелгән

(Түбән Кама, 20 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Каманың Үзәк җәмигъ мәчетенә Корбан бәйрәмен үткәрергә 10 меңгә якын мөселман килде.

Бәйрәм 6.30 сәгатьтә иртәнге намаздан башланды, бер сәгатьтән соң имам-хатыйб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь укыды, ә 8.30да бәйрәм намазы булды. Мәчет эченә эләгә алмаган кешеләргә зур монитордан карау мөмкинлеге бирелде.

Иртәнге сәгать уннарга корбан чалу йоласы башланды – үзәк мәчет территориясендә сатуга 600 сарык чыгарылды, аларның 400ен – районның шәхси хуҗалыкларыннан, калганнарын Оренбург өлкәсеннән китергәннәр. Куйларны 2,5-4 мең сумга сатып алырга була иде.

Бүген шулай ук мәчет территориясендә бәйрәм табыны әзерләнде, анда шәһәрнең 600 аз тәэмин ителгән кешесе төшке аш ашады. Бүген Халык иҗаты йортында Корбан бәйрәмгә багышланган тагын бер чара булачак. Әлеге сәхнәдә мөселманнар өчен концерт күрсәтеләчәк, ә имам-хатыйб Йосыф хәзрәт бәйрәм вәгазен укыр дип көтелә.