Львовта татар җәмгыяте Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Львовта татар җәмгыяте Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

(Симферополь, 20 декабрь, “Татар-информ”, Диләвер Османов). Кичә Львовның “Туган ил” татар үзәге “Әрраид” өлкәара ассоциациясе белән берлектә Корбан гаетен бәйрәм итте. Чара Львов медицина университетының бер залында булды. Анда төрле милләттән булган 100 мөселман катнашты.

“Туган ил” рәисе Хәмзә Кашаев хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәмен үткәрүдә татар эшкуарлары һәм гарәпләр иганә ярдәме күрсәткән. Бирегә җыелган мөселманнар шулай ук бәйрәм намазын укыды.

Х.Кашаев сүзләренә караганда, Львовта бәйрәм моның белән генә тәмамланмый әле. 22 декабрь көнне Корбан бәйрәмгә шәһәрнең бөтен татар җәмгыяте җыелачак. Әлеге чара Левандовкадагы “Чардаш” кафесында узачак.

Украинаның иң көнбатыш төбәге саналган һәм Польша чигендә урнашкан Львовта 150 татар гаиләсе гомер кичерә. Биредә “Туган ил”, “Мирас” татар үзәкләре һәм бер дини җәмгыять эшли.