Хаҗ кылучыларның бер төркеме юлга чыкты

Хаҗ кылучыларның бер төркеме юлга чыкты

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Идел-хаҗ” оешмасы “Автобус төркеме” дип аталган төркемгә караучы 146 кешене Мәккәгә изге сәфәргә озатты. Шушы айның 28 ндә катнаш төркем дә юлга чыга. Самолет төркеме исә икенче гыйнварда Мәккәгә очачак.

Билгеле булганча, “Идел-хаҗ” бүлеге хаҗ кылырга теләүчеләр өчен “Автобус төркеме”, “Катнаш төркем” һәм “Самолет төркеме” дигән өч төрле программа тәкъдим иткән иде. “Идел-хаҗ” бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә әлеге өч төркемгә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, Ульяновски һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан хаҗ кылырга теләк белдереп барлыгы алты йөзгә якын кешедән гариза кабул ителгән. Шулардан 241 кеше “Катнаш төркем”гә туры килә.