Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кеше тернәкләнү узачак

"Ярдәм" фонды проектны тормышка ашыру өчен 4,8 млн сум күләмендә грант откан.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты гранты хисабына Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кеше тернәкләнү курслары узачак. Алар “Бер-беребезгә булышыйк” проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта бүген "Ярдәм" фондында матбугат конференциясендә сөйләделәр.Проект 2019 елда Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантлар бәйгесендә җиңү яулаган. Аның максаты – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне – арбада һәм култык таяклары белән йөрүче авыруларны, ДЦП диагнозлы кешеләрне тернәкләндерү курслары ярдәмендә тормышка җайлашырга, башкалар белән уртак тел табып яшәргә өйрәтү.“Бер-беребезгә булышыйк” проектының җитәкчесе, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова курсларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, 17 яшьтән узган кешеләр кабул ителүен билгеләп узды. "Курслар тәмамлангач, без аларның үзгәрүләрен күрәбез", - ди Мәликә Гыйльметдинова.Проект кысаларында РФ Президенты гранты хисабына Россиянең төрле төбәкләреннән 100 кешегә (5 төркем) белем бирү һәм тернәкләндерү көтелә. Беренче төркем өчен курслар 2019 елның 18 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә үтә.Тернәкләнү узучылар өчен барысы да бушлай – укыту-тернәкләндерү үзәгендә яшәгән, тукланган өчен түлисе юк. Белем алу, психологик, медицина һәм юридик ярдәм күрсәтү дә бушлай. Тернәкләнү узучыларны озата килүчеләр ярдәмгә мохтаҗ булса, аларга да - бушлай. Грантның күләме - 4 883 870 сум, проектны “Ярдәм” фонды тарафыннан финанслау 3 632 385 сумга төшә. Гомумән алганда, проектны финанслау барлыгы 8 516 255 сумга чыга, диделәр фонд вәкилләре. “Бер-беребезгә булышыйк” проекты грант хисабына 2020 елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырыла.