Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа башлыгы сайланды
Нуретдин Холикназаров 2019 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Ташкентның баш имам-хатыйбы булып тора.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтен Нуретдин Холикназаров җитәкләде.
«Голәмәләр Советының киңәйтелгән утырышында Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп Нуретдин Холикназаров сайланды. Ул Ташкентның төп имам-хатыйбы булып тора», - дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән «Интерфакс».
Нуретдин Холикназаров 1968 елда Андижан өлкәсе Асак шәһәрендә туган. 1992 елда Бохара өлкәсендә «Мир Араб» мәдрәсәсен, 1998 елда Ташкент ислам институтын, 2007 елда Ферган дәүләт университетын тәмамлый.
Андижан өлкәсенең баш имам-хатыйбы булган, 2019 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Ташкентның баш имам-хатыйбы булып тора.
Аңа кадәр Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән Усмонхон Алимов 15 августта 71 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз