news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар халкының дини культурасы нигезләрен укыта башладылар

Дәресләр Татарстан Республикасының Казан ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслек буенча үткәреләчәк.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә татар халкының дини культурасы нигезләре буенча дәресләр башланды. Уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр 6 ай була.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, дәресләр Татарстан Республикасының Казан ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслек буенча үткәреләчәк. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте укучыларны тиешле уку әсбаплары белән тәэмин итте.

Курсның программасы татар халкының әдәби, дини, тарихи мирасын, шул исәптән гомуммөселман цивилизациясе контекстында өйрәнүгә юнәлтелгән. Мондый дәресләр Диния нәзарәте тарфыннан 2018 елда үткәрелгән инде.

2019 елдан башлап, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, укулар туктатылды. Быел төбәктәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Төмән татарларының үз халкының мәдәниятен өйрәнүгә ихтыяҗын исәпкә алып, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге курсны яңарту карарын кабул итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100