news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында яңа чиркәү изгеләндерелде

Биредә гыйбадәтләрдә 200 кеше катнаша ала.

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында яңа чиркәү изгеләндерелде
http://alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-sikhterm-khuzangay-avylynda-yaa-chirk-izgelnderelde

(Әлки, 20 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Узган якшәмбедә Сихтермә-Хузангай авылында яңа чиркәү изгеләндерелде. Изгеләндерү йоласын Чистай һәм Түбән Кама епископы Игнатий башкарды. Дини чарада Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве әһелләре, авыл халкы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Яңа чиркәү Сихтермә-Хузангай авылы читендә калкулыклы урында салынган. Шушы авылда туып үскән мәгълүм инвестор Иван Казанков чиркәү төзергә тәкъдим итә. Төзелешнең төп чыгымнарын да «Хузангай» җәмгыяте һәм Мари-Эл республикасындагы «Звениговский» хуҗалыгы күтәрә. Авылдашлары Иван Казанковка игелекле эшләре өчен хузангайлылар бик рәхмәтле.

Сихтермә-Хузангай храмы Изге Николай исемен йөртәчәк. Дини бина фил сөяге төсендәге кирпечтән биек итеп салынган. Төзүчеләр аны зур осталык белән башкарган. Чиркәү тыштан да бик матур итеп эшләнгән, алтынсу гөмбәзләре кояшта балкып нур чәчеп тора. Эчке ягы да бик затлы, купшы. Алтарь өлеше алтынсу бизәкле, иконалар бик күп. Дини йолалар алып бару өчен бөтен нәрсә булдырылган.

Биредә гыйбадәтләрдә 200 кеше катнаша ала. Изге Николай чиркәвенә бит Сихтермә-Хузангай халкы гына түгел, башка авыллардан да йөриләр. 

Чиркәүнең башта тышкы ягы, аннан эчке өлеше изгеләндерелде. Бу мөһим чарага хәйран кеше җыелган булыр иде, билгеле. Әмма прихожаннар алай күп түгел иде, тиешле дистанция дә сакланды. Район благочинные Андрей Зиньков аңлатуынча, йогышлы чир таралудан сакланып, дини чарада катнашучылар саны чикләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100