Җәлил хәзрәт Фазлыев: Яшьләр, әти-әнисен карамас өчен, кредит ала

Татарстанның Баш казые фикеренчә, яшьләр хәзер, ата-ананы карау җаваплылыгыннан куркып, кредитка фатир ала.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, яшьләр, әти-әнисе белән яшәмәс өчен, кредитка чума. Бу хакта ул Буа мәдрәсәсенең ачылуына – 220, революциядән соң эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган “Татар мәгарифе тарихында Буа мәдрәсәсенең урыны” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференциядә әйтте.


“Ата-ана хакы, гаилә мәсьәләләренә җитди карамыйбыз без бүген. Һәм, гаиләдә булмасын, үз-үзебезне тотышыбызда, яшәү рәвешебездә булмасын, ямьсез күренешләр әледән-әле килеп чыга. Үзебез намаз да укыйбыз, ураза да тотабыз, кесәдә диплом да бар. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер, ул бөтен кимчелектән өстен, әмма ул безгә күренми, аңа хезмәткә барып булмый бүген. Аның кушканын үтәп, тыйганыннан тыелып була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә юк безнең арабызда. Аңа да хезмәт итеп булмый. Әмма җәннәткә керәсең килә икән, кемгә хезмәт итәсең? Ир кешенең өстендә иң беренче кем хакы? Ата-ана хакы. Мәдрәсә тәмамлаган бер шәкерт сөйли: “Кредит алып, фатирлы булдык, башка чыктык. Әти-әни белән яшәп булмый бит инде”, – ди. Шул кадәр зур галимнәр бар безнең хәзер, әти-әни белән тормас өчен, кредит алалар, "савап өстенә савап" өстиләр. Әти-әнине карамас өчен, кредитка чумалар, – ди ул.
Җәлил хәзрәт сүзләренчә, җәннәткә керәсең килә икән, әтиеңнең аяк очында утырырга тиешсең. Аларга хезмәт итеп кенә җәннәткә кереп була.
Җәлил хәзрәтнең гаилә мөнәсәбәтләре, ир-хатын, ата-ана хакы турындагы башка фикерләрен “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.