Татарстанда якшәмбе-мәхәллә мәктәпләре өчен өчьеллык уку-укыту программалары расланды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үтте

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр советының чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә имам-хатыйбларның җомга вәгазьләренә һәм намазларына кагылышлы мәсьәләләр кертелгән иде.
“Голәмәләр Советында ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары өчен җомга намазлары һәм җомга вәгазьләрен үткәрү тәртибе буенча махсус нигезнамә төзелде. Бүгенге көнгә кадәр вәгазьләр буенча нигезнамә расланган иде, хәзер без аның чикләрен, Хәнәфи мәзһәбенә яраклаштырып, тагын да киңәйттек. Җомга вәгазен генә түгел, җомга намазын да җентекләп аңлаттык”, - дип билгеләп үтте Голәмәләр советы рәисе Рөстәм Батров.
Шулай ук Голәмәләр советы тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлегендә чыгучы китапларны рецензияләү, “Тест-Татарстан” республика сертификация методика үзәге”ннән җибәрелгән запроска җавап әзерләү, «Юринформ» Адвокатлар консультациясенең Мәскәүнең “Таяныч” адвокатлар коллегиясенә юллаган сорауларга кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Болардан тыш, якшәмбе-мәхәллә мәктәпләре өчен өчьеллык уку-укыту программалары расланды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең мәгълүмат һәм дәгъват бүлеге.