news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 700 мәчеттә Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курслар оештырыла

Дини белемне онлайн алырга да мөмкин.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.

Мәчет каршындагы курсларның дини тәрбия программасы өч елга исәпләнгән. Дәресләр нигездә ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга яки вакыты кысынкы булган милләттәшләргә дини белемне онлайн алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100