Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Борнай мәчете төзекләндереләчәк
Борнай мәчете 1872 елда төзелгән һәм федераль әһәмияткә ия объект булып тора.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин белән очрашты. Җитәкчеләр Казан шәһәренең Борнай мәчетендә булачак ремонт-торгызу эшләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иң беренче чиратта, бинага су үтеп керү, диварлар юешләнү белән белән бәйле проблемаларны бетерү, шулай ук түбәне төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү таләп ителә.
Бүген ул үз эшен дәвам итә һәм берьюлы 250 кешене сыйдыра ала.
Борнай мәчете (өченче Җәмигъ мәчете) — Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет, Татар мәдәни архитектурасы һәйкәле. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча шәһәрнең мөселман җәмгыяте тарафыннан милли-романтик юнәлештәге эклектика формаларында сәүдәгәр М.К.Борнаев акчасына төзелгән. Манара Ф. Н.Малиновский һәм Л. К. Хрощонович проекты буенча корылган. Фасадларны бизәүдә урта гасыр татар һәм рус архитектурасы элементлары кулланылган.
1799 елда хәзерге Борнай мәчетеннән ерак булмаган урында сәүдәгәр Салих Мостафин Апанай мәдрәсәсе шәкертләре өчен гыйбадәтханә булып хезмәт иткән агач мәчет төзи. 1831 елда, сәүдәгәр вафат булганнан соң, мәчет аннан ерак түгел генә яшәгән мөселманнарга күчә. Ә алар Казанда өченче мөселман мәхәлләсен оештыра.
Борнай мәчете 1930-1994 елларда эшләми. Хәзерге вакытта эшчәнлеген Әхтәмов урамы, 7 йорт адресы буенча алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз