Мәскәү хакимияте аерым мөселман зираты булдыруга җир бирмәячәк

Бу милләтара бәхәс-талашлар чыгармау өчен эшләнә

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Мәскәү Хакимиятенең мөселман зиратына дип җир участогы бүлеп бирмәячәге хакында Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү департаменты җитәкчесе Алексей Немерюк хәбәр итте.

РФ Мөфтиләр шурасы Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган булган һәм ул хатта мөселманнар өчен аерым зират булдыруны сораган.

“Без җир участогы бүлеп бирергә әзер, әмма бу мөфтинең дә, мөселманнарның да шәхси милке булмаячак. Мәетләрне үз гореф-гадәтләрегез буенча җирләгез, бездә андый җир биләмәләре бар һәм анда бернинди дә кыенлыклар юк. Әмма аерым конфессия вәкилләренә махсус зыйрат булдырмаячакбыз”, - диде А. Немерюк.

Алексей Немерюк моны, барыннан да элек, милләтара бәхәс-талашлар чыгармас өчен эшләнүен искәртте, дип хәбәр итә “Риа Новости”.