Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкә Думасының мактау билгесе белән бүләкләнде

Әлеге бүләкне Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Альберт Алтынхуҗин тапшырды.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм өлкә Думасы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өлкәсендә актив хезмәттәшлек иткәне өчен Төмән өлкә Думасының мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкне Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Альберт Алтынхуҗин тапшырды.

Мөфтидән тыш, Төмән өлкәсе Турай авылының җирле мөселман дини оешмасы рәисе Рәшит Әлимбаев, Төмән районы имам-мөхтәсибе, Россия Федерациясе һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең консультация советы әгъзасы, Төмән өлкәсенең баш казые Рөстәм Камалиев, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Азат Әлимбаев та Милләтләр эшләре комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Зиннәт хәзрәт Садыйков Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Төмән өлкәсе мөселманнарын борчыган проблемаларга зур игътибар бирүен билгеләп үтте, шулай ук төбәкнең дәүләт хакимияте органнары да даими ярдәм күрсәтә.