Россия Диния нәзарәтендә Харис хәзрәт Сәүбәновка Почет ордены тапшырдылар

Юбиляр дини һәм мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлек өчен бүләкләнде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинның киңәшчесе һәм аның фикердәше Харис хәзрәт Сәүбәновны туган көне белән котладылар. 2020 елда Харис хәзрәткә 70 яшь тулды. Аның юбилее пандемия сәбәпле, быелга күчерелгән иде.

«27 ел гомерен мөселман өммәтенә багышлаган һәм Диния нәзарәте үсешенә үз өлешен кертүне дәвам итүче көрәштәшебез хезмәтенә Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти Гайнетдин зур бәя бирде. Россия Президенты Указы белән юбиляр дини һәм мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән актив эшчәнлек өчен Почет ордены белән бүләкләнде», дип хәбәр итте Диния нәзарәте.

Харис хәзрәт Сәүбәнов мөфти Гайнетдиннең РФ мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы оешуның башында торган кешеләрнең берсе. Күп еллар дәвамында, мөфти урынбасары буларак, ул иң җаваплы эшләр өчен җавап бирде һәм диния нәзарзтенең үзәк аппаратын җитәкләде.

Аның күп еллык тәҗрибәсе һәм профессиональлеге бүген дә Россия мөселман өммәтенә хезмәт итә. Хөрмәтле аксакал хәзерге вакытта мөфти Гайнетдиннең киңәшчесе һәм РФ Диния нәзарәтенең аксакаллар советы әгъзасы булып тора.

Харис хәзрәт Сәүбәнов җавап сүзендә мөфти Гайнетдингә һәм РФ Диния нәзарәтенең бөтен коллективына котлау һәм истәлекле бүләк өчен рәхмәт белдерде. «Почет ордены миңа гына түгел, ә сезгә һәм бөтен коллективка да тапшырылды — хезмәттәшләрем ярдәменнән башка мин дини юлда уңышларга ирешә алмас идем», — диде ул.