Саратовта Ураза бәйрәме уздырачаклар

Ураза гаете уңаеннан үткәрелгән чарада нәшидчеләр чыгышы, балалар өчен программа әзерләнә.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). 5 июнь көнне Саратовның Җиңү паркында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы узачак. Бу хакта җирле татарларның "Якташлар" милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәмгә килүчеләр өчен танылган нәшидчеләр Хәдис Сабиев һәм Заур Салихов чыгышлары, балалар өчен бәйрәм тамашасы, милли ризыклар әзерләнәчәк. 
 
"Ураза бәйрәме" дип аталган чара фейерверк белән тәмамланачак, диелә хәбәрдә.