ТР Иҗтимагый палатасында "Этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне булдыруда һәм яктыртуда ММЧ роле һәм журналист этикасы" темасына "түгәрәк өстәл" уздырылды

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында "Этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне булдыруда һәм яктыртуда ММЧ роле һәм журналист этикасы" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" уздырылды. Чарада катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башка күп сандагы белгечләр бүгенге көндә милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне яктыртуга махсуслашкан журналистлар җитешмәвен ассызыклады. Профессиональ кадрлар җитешмәү мәгълүмат кырында дөреслеккә туры килмәгән яки төгәл булмаган мәгълүматлар таралуга китерә. Чарада катнашучылар фикеренчә, халык тормышны массакүләм мәгълүмат чаралары тәкъдим иткәнчә кабул итә, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.

Рөстәм хәзрәт журналистларның дини терминнарны дөрес язмавы, төрле агымнарны аермаулары, дини мәктәпләр өйрәтүләрен белмәүләре хакында әйтте. "Динара һәм милләтара темаларны яктыртучыларда гадәти белем җитмәве күренә. Безнең республика күп милләтле һәм күп төрле дин әһелләре яшәве белән данлыклы. Безгә бу вазгыятьне саклау мөһим", - диде ул.