Мәдрәсә шәкертләре авыл халкы алдында имтихан тотты

Мәдрәсә шәкертләре авыл халкы алдында имтихан тотты

(Ульяновски өлкәсе, 20 май, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсенең катнаш халыклы Зеленая Роща авылы мәчете карамагында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләренең ел буе гыйлем эстәүләренә нәтиҗә ясалды. Башта имам һәм мөгаллим вазифаларын башкаручы Мәхмүт хәзрәт Кадралиев, башка халыклар арасында яшәп тә, милли йөзебезне саклап калу чаралары белән таныштырды. Иң зур уңышы дип бөтенләй рус мохитендә яшәүче 16 баланың мәдрәсәгә укырга килүен, аларның чын мөселманча тәрбия алырга омтылуларын атады. Чөнки киләчәк яшьләр кулында.

Башта 16 бала үзләренең уңышлары белән таныштырды, мөгаллимнең төрле сорауларына җаваплар бирде, күмәкләп намаз укып күрсәтте. Аерым-аерым Корьәннән аятьләр дә укылды. Кунаклар шәкертләрнең белеменә югары бәя бирде, җыелган халык алдында вәгазьләр укыды. Шулай ук Мәхмүт хәзрәтнең эшчәнлегенә соклану белдерелде.

Авыл хакимияте башлыгы Геннадий Купцов, мәсәлән, Мәхмүт Кадралиевнең хезмәте авылның әхлакый халәтен ныгытуга зур өлеш кертүче имамның тырышлыгы аркасында, башка халык вәкилләре дә татардан үрнәк алырга тырышуы турында белдерде. Мисалга ул христиан зиратының да тазартылуын китерде. Ә мәктәп директоры урынбасары Татьяна Малофеева балаларның буш вакытларын юк-барга сарыф итмәвенә канәгатьлек белдерде.

Шундый ук катнаш халыклы Охотничье авылы мәктәбендә ана телен факультатив рәвешендә укытучы Рәзидә Җаббарова исә үз авылында мәдрәсә генә түгел, намаз уку йорты да булмавына пошынуын белдерде. Ә аның Зеленая Рощадагы кәсептәше Миңлегөл Абәйдуллова Мәхмүт хәзрәткә ихтирамын шигъри юллар белән дә җиткерде. Ул шулай ук үз укучылары әзерләгән җырлар һәм шигырьләр бәйләмен дә тәкъдим итте.

Ләкин, Мәхмүт хәзрәт әйтүенчә, алдагы эшләр күбрәк һәм авыррак. Авылда яшәүче татарларның яртысы чамасы хәзер туган телне дә, гореф-гадәтләрне дә оныта язган һәм мондый чараларның тәмен дә аңламый, аларны кирәксенми дә. Менә шуларны уяту – алда торган төп бурычларның берсе.