Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте ярдәменә мохтаҗ

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте ярдәменә мохтаҗ

(Төмән, 20 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин яңа вице-губернатор Сергей Сметанюк белән очрашты һәм аңа финанс ярдәме сорап язган хатын тапшырды.

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте Төмән Җәмигъ мәчетенә килгән хәер акчаларына гына яши, ә Манҗел авылындагы тарихи Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчет нигезендә ачылган мәдрәсә исә «Амәнәт» хәйрия фонды ярдәме белән генә көн күрә, шунлыктан эшен җәелдереп җибәрә алмый. Бу мәдрәсә ике ел элек кабул ителгән бер төркем шәкертләрне укыту белән генә чикләнә, матди кыенлыклар аркасында ул узган ел яңа шәкертләр дә кабул итә алмады.

Вице-губернаторга мөрәҗәгать иткән хатында Галимҗан хәзрәт Төмән Җәмигъ мәчетен сипләүгә һәм Диния нәзарәтенә бер җиңел машина алырга, шулай ук Җәмигъ мәчете мәйданында киңлеге 18 метр, озынлыгы 30 метр зурлыгында 3 катлы итеп, инде нигезе салына башлаган мәдрәсә бинасын төзүгә (бу мәдрәсәнең 12 миллионлап смета чыгымнарының өчтән ике өлешен Ислам фонды үз өстенә алырга вәгъдә биргән), тарихи архитектура истәлеге булып саналган Манҗел мәчетен торгызу эшләрен тәмамлау һәм Манҗел мәдрәсәсен финанслау, яңа Җәмигъ мәчетен төзү өчен ярдәм һәм Төмән шәһәрендә урын сораган.

Вице-губернатор Сергей Сметанюк өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәтне җылы кабул итте, ул Диния нәзарәтенә ярдәм кирәклеген аңлавын белдерде. Бу хат тапшырылуга бер ай вакыт үтеп китте һәм вице-губернаторның Галимҗан хәзрәткә җавап бирергә әзерләнүе дә билгеле булды. Әмма җавапның нинди буласы әлегә билгеле түгел.