news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Республика ифтары 11 майда Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә узачак

Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелачак.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 11 майда Казанда IX Республика ифтары узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Элегрәк ифтарның 7 майга билгеләнүе хакында хәбәр ителгән иде.

Быел ул Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелачак.

2019 елда «Ак Барс Арена» стадионында узган республика ифтарына 20 мең кеше җыелган иде. 2020 ифтар коронавирус пандемиясе аркасында онлайн-форматта үткәрелде. Быел 5 меңгә якын кешене чакыру күздә тотыла. Кунаклар санының кимүе яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуга кагылышлы чикләүләр белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100