Алабуга мөхтәсибәте онлайн рәвештә дини дәресләр үткәрә

Онлайн-дәресләр «Инстаграм» челтәрендә islam_v_elabuge каналында көн саен 18.00 сәгатьтә башлана.

(Алабуга, 20 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Онлайн рәвештәге дини дәресләр Алабугада яшәүче мөселманнар өчен генә түгел, башкалар өчен дә үткәрелә. Хәзерге вакыттагы эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдә вакытлыча дини дәресләр туктатылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Интернет челтәрендә карарга теләге булган мөселманнар өчен онлайн рәвештә дини дәресләр башлап җибәрдек. Кешегә рухи азык һәрвакытта да кирәк. Дәресләребезне татар һәм рус телләрендә оештырдык, Инстаграм челтәрендә алар онлайн рәвештә алып барыла, соңрак ютуб каналында видео һәм аудио форматында куела. Җомга көнендә „Җомга насыйхәте“ чыгачак», — дип сөйләде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Онлайн-дәресләр «Инстаграм» челтәрендә islam_v_elabuge каналында көн саен 18.00 сәгатьтә башлана.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, моннан кала «zoom» программасында Коръән уку, гарәпчә өйрәнү дәресләре оештырылган. Теләге булган һәркем үзенә ошаган дәресләрне карап, гыйлемен арттыра ала.