Әтнә районы Бәрәскә авылының борынгы мәчетенә манара эшлиләр

Мәчет 1769 елда төзелгән.

(Әтнә, 20 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сүрия Мингатина). Әтнә районы Бәрәскә авылының борынгы мәчетенә манара эшлиләр. Ул 1769 елда Татарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе.

Бу мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага үтенеч белән бара һәм 1769 елда мәчет төзелә.

Борынгы таш мәчетнең төзекләндерелә башлавы хакында узган ел башында яза башладык. Бер ел дәвамында биредә бик күп эшләр башкарылды.

Бу мәчеттә азан яңгыраганын ишетү һәм анда намаз уку — җирлектә яшәүчеләрнең иң зур хыялы. Менә шушы хыялны тормышка ашыру өчен барыбыз да азмы-күпме булышырга тырыштык.

Нәтиҗәдә бүген борынгы мәчетнең тыштагы манарасы һәм керә торган тамбур өлешләре эшләнә.