Таҗикстан мәчетләрендә күмәк намаз укуны тыю турындагы карар гамәлдән чыгарылган

Таҗикстанда коронавирус белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Таҗикстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре комитеты март башында мәчетләрдә күмәк намаз укуны тыйган иде. Хәзер бу карарны гамәлдән чыгардылар. Бу турыда «Интерфакс» ведомство матбугат хезмәте башлыгы Афшин Мукимга сылтама белән хәбәр итә.

Карар коронавирус таралу куркынычы аркасында кабул ителгән иде.

«Бүген комитет халыкка, илнең барлык дини берләшмәләрендә профилактик чаралар узганнан соң, иртәгәдән башлап, күмәк намазлар укыла башлаячагын әйтте», дип хәбәр итте Афшин Муким.

Шул ук вакытта ул барлык халыкны элеккечә «коллектив дини чаралар кылган вакытта» санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Таҗикстанда коронавирус белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән.