Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Мәккә һәм Мәдинәдә төп мәчетләр ябылган

Мәккә һәм Мәдинәдәге ике изге мәчеттә, шул исәптән әлеге иман йортларының ишегалларында күмәк намаз уку вакытлыча туктатылган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге барлык мөселманнар өчен изге саналган төп мәчетләрне (Әл-Хәрам һәм Пәйгамбәр мәчете) вакытлыча япкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Согуд Гарәбстанының «Әл-Ихбария» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәккә һәм Мәдинәдәге ике изге мәчеттә, шул исәптән әлеге иман йортларының ишегалларында күмәк намаз уку вакытлыча туктатыла», диелә телеканал хәбәрендә.

Согуд Гарәбстаны дин белгечләре советы корольлектәге калган мәчетләрдә күмәк гыйбадәт кылуны вакытлыча туктаткан иде инде.

Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете ишегалдында Кәгъбә урнашкан. Иман йортларының намаз уку өчен кайчан ачылачагы әлегә билгеле түгел.

Кичә Согуд Гарәбстанында яңа төрдәге коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 274 кеше коронавирус белән авырый.