Казанда Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабы тәкъдим ителәчәк

Ибраһим Идрис (1857-1944) – шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, «Милләт» матбагасы хуҗасы.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 февральдә, 13.00 сәгатьтә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителәчәк.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ибраһим Идрис (1857-1944) – шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, 1917 елгы инкыйлабка кадәр 1300000 данә китап чыгарган «Милләт» матбагасы хуҗасы.

«Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» – Ибраһим Идриснең тәрбия нигезләренә багышланган хезмәте. Китапта аның тәрбия өлкәсендәге кыйммәтле фикерләре, киңкырлы карашлары, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан.

«Тәрбияле ата» китабында хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләрне төзеп җибәрү кебек темалар белән ачылып китә. Автор бала тәрбияләүдә булган төрле психологик алымнарны күрсәтә, дини һәм милли тәрбиягә нык игътибар бирә.

Ислам мәдәнияте музеенда сакланучы 1915 елгы нөсхә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәрҗемә ителгән.

Китап галимнәргә, тәрбиячеләргә, дин әһелләренә, гомумән, татар халкының педагогикасы һәм дини мирасы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә. Презентациягә килгән һәр кешегә китап бүләк ителәчәк.