Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак

Истәлек такталары татар, үзбәк, рус телләрендә.

(Бохара, 20 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә өч урында дүрт истәлек тактасы урнаштырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

"Мәрҗанине монда бик хөрмәт итәләр, беләләр. Без истәлек такталары куйгач, тагын да күбрәк беләчәкләр", - диде Дамир Натфуллин.

Истәлек такталарының икесе Шиһабетдин Мәрҗани укыган бинада - "Мир Араб" мәдрәсәсендә һәм ул яшәгән дип уйланылган урында - хөҗрәдә (шәкертләр яшәгән урын) куела. Ике телдә - рус һәм үзбәк телләрендә язылган такта ул яшәгән хөҗрәнең ике ягына куела. Бер такта сыйныф эченә, ә иң зур такта мәдрәсәнең эчке өлешендәге мәйданда урнаштырыла.

Мәйданда урнаштырыла торган иң зур истәлек тактасы өч телдә. Ул латуньнан ясалган, мәйданның иң күренеп торган урынында махсус җиһазда - пюпитрда урнаштырылачак. Анда татарча (латиницада), русча, үзбәкчә "1845-1849 елларда "Мир Араб" мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган" дип язылган.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - мәгърифәтче, археолог, тарихчы, дин белгече. Утыздан артык хезмәт авторы.

"Мир Араб" Бохарада XVI гасырда төзелгән. Ул Советлар Союзы вакытында да эшләгән бердәнбер мәдрәсә. Мәдрәсә бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.