Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Дөньяви җәмгыять – барлык диннәргә карата нейтраль мөнәсәбәттә булу ул”

Бүген Кол Шәрифтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу вакытында хиҗап,аерым алганда, мәктәптә яулык бәйләү мәсьәләсе дә күтәрелде

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу вакытында хиҗап,аерым алганда, мәктәптә яулык бәйләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Эшкә алганда яулык бәйләгән мөслимәләрне кабул итмәү, уку йортларында яулыкларын салдырырга тырышу фактларына карата мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров: “Нинди дә булса хәл килеп чыкса, без мөселманнарның хокукларын яклыйбыз. Бу - мөселманнарның вазыйфасы, моңа хокукыбыз бар, дибез”, - диде. Ул шулай ук теге яки бу шикаять кергән очракта, урынга барып, хәлнең җайга салынуын хәбәр итте, мисалга күптән түгел генә Социаль белем бирү академиясендә булган очракны китерде.

Мөфти хәзрәтләре хәбәр иткәнчә, мондый очраклар әле булачак. “Безнең вазыйфабыз – бу мәсьәләдә мөслимәләргә ярдәм итү. Күп кешеләргә әлеге мәсьәләне дөрес аңламаулары турында аңлатырга туры килде. “Бездә дөньяви җәмгыять, беркем дә аерылып торырга тиеш түгел” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Алар шулай дигәндә, атеистик дәүләтне күз алдында тота. Без дә үзебездә дөньяви җәмгыять, дибез. Эш шунда: дөньяви җәмгыять – барлык диннәргә карата нейтраль мөнәсәбәттә булу ул. Бездә атеистик җәмгыять түгел, бездә – дөньяви җәмгыять. Ни өчен хәләл җефетемнең һәм кызымның яулыгы кемнедер борчырга тиеш? Бу кешенең аерылып торырга теләү омтылышы түгел”, - диде ул.

Очрашуда катнашучы журналистлар исә мәктәпләрдә мөселман динендәге укучыларның бердәм формасы булырга тиешлек мәсьәләсен күтәреп чыкты. Чөнки яулык мәсьәләсе тирәсендә ыгы-зыгының туктап торганы юк. Моңа бәйле рәвештә, мөфтиятнең җәмгыять тормышында катнашу зарурлыгын билгеләп үтте.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренчә, бу күренешләр (яулыкны төрлечә тыярга тырышу) “көнкүреш исламофобиясе” дип атала. “Моның белән берни дә эшләп булмый. Хәзер кешеләр акрынлап ияләшү чорын кичерә”, - диде ул. Р.Батров республикада кабул ителгән кагыйдәләрнең мәктәп укучыларына баш киемнәре кияргә рөхсәт бирүен ассызыклап үтте. “Халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әлеге мөмкинлекләрне ничек файдалану инде әти-әниләрнең үзләреннән тора”, - дип аңлатып үтте урынбасар.