news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөселман яшьләренең кышкы форумы башланды

Оештыручылар тарафыннан коронавирус һәм сулыш юллары инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, барлык саклык чаралары күрелде.

Казанда мөселман яшьләренең кышкы форумы башланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда XI Мөселман яшьләре форумы ачылды, ул Россиянең төрле почмакларыннан 120 егет һәм кызны җыйды. Быелгы кышкы форум ике мәйданчыкта — егетләр һәм кызлар өчен аерым узуы белән үзенчәлекле.

Кичә башланып киткән форумның темасы «Нәфес һәм йөрәкнең рухи авырулары» дип билгеләнгән, дип искәртә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Егетләргә дүрт көн дәвамында РИИ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд Әбу Яхъя әл-Хәнәфи, танылган мөгаллим Зәкәрия хәзрәт Тимганов белем бирсә, кызларга күренекле абыстай Мәрьям Зәбирова остазлык кылачак. 

Дүрт көн дәвамында форумда катнашучылар йөрәк белән бәйле 3 рухи «авыру» (рия, гафләт, ачу һәм көнләшү) хакында фикер алышачак һәм аларны «дәвалау» юлларын өйрәнәчәк.

Мөселман яшьләренең россиякүләм слетына Мәскәү, Казан, Уфа, Пенза, Пермь, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсе, Марий Эл республикасы вәкилләре һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнашучылар килде. Аларның барысына да 18 яшьтән 30 яшькә кадәр.

Оештыручылар тарафыннан коронавирус һәм сулыш юллары инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, барлык саклык чаралары күрелде: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена әйберләре әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100