Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсендә - хәйрия чарасы

ТРның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсе китергән иттән анда балалар һәм ата-аналар өчен корбан ашы әзерләнәчәк, балалар өчен викториналар, уеннар оештырыла һәм бүләкләр тапшырылачак
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсендә (М.Гафури урамы, 67) Корбан бәйрәме кысаларында ятим балаларга, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия чарасы үткәрелә.
Ул көнне ТРның «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсе китергән иттән балалар һәм аларның ата-аналары өчен корбан ашы әзерләнәчәк, балалар өчен викториналар, уеннар да оештырылып, бүләкләр тапшырылачак. 
Әлеге хәйрия чарасы «Болгар» фонды һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов ярдәмендә Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсе, Татарстан мөселманнары берлеге тарафыннан әхлакый кыйммәтләрне, халыкның борынгы дини гореф-гадәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп оештыра.