Башкортстанда Корбан бәйрәм зурлап билгеләнәчәк

Башкортстанда Корбан бәйрәм зурлап билгеләнәчәк

(Уфа, 19 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетенә соңгы әзерлекләр бара. Күп дин кардәшләр, алдан ук корбанлык сарыклар да әзерләгән инде. Мәчетләр һәм дини мәхәлләләр, күмәк хуҗалыклардан сатып алу өчен, шулай ук күпме корбанлык мал кирәк булачагын килешеп куйган.

Уфада да Корбан бәйрәм барлык мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә зурлап билгеләнәчәк. Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзараты рәисе урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов әйтүенчә, бәйрәм вәгазьләрен тыңларга теләүчеләр Уфаның Тукай урамындагы иң борынгы Җәмигъ мәчетенә, «Ләлә-Тюльпан» мәчетенә, «Ихлас», «Гуфран» мәчетләренә һәм төрле мәхәлләләрдә оештырылучы тантаналарга килә ала.

Уфада Корбан гаетенең беренче көнендә күп урыннарда иртәнге бәйрәм вәгазьләрен тыңлап, намаз укыганнан соң, корбан чалулар башланачак. Мисал өчен, «Ихлас» мәчете ихатасында гына да корбан чалу өчен, дин кардәшләребез, 400 гә якын сарык һәм ике сыер малы сатып алу үтенечен белдереп, алдан ук мөрәҗәгать итеп куйган.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә акчаларын җибәреп, туган-тумачалары истәлегенә һәм Аллаһ рәхмәте өчен, корбан чалдыра биредә. Быел да чит мәмләкәтләрдәге дистәдән артык кешедән шундый гозер бар.

Бу көннәрдә Корбан бәйрәмгә туры китереп кайбер районнарда яңа мәчетләр дә ачыла. Стәрлебаш районының Әмир исемле татар авылы халкы да шундый бәхеткә иреште. Кирпечтән салынган мәһабәт мәчетне ачып, анда күмәкләп тәүге намазны да укыдылар. Гает бәйрәменә дә авылдашлар шунда җыелачак.

Уфаның зур сәүдә үзәкләре һәм базарлары бу көннәрдә шулай ук, сәхнә йолдызларын җәлеп итеп, бәйрәм тантаналары үткәрергә, халыкка хәер таратырга һәм бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау, башка милли ризыкларыбыз белән сыйларга әзерләнә.

Корбан гаете гыйбадәтләре иртәгә иртәнге сәгатьләрдә үк башлана. Уфадагы “Ләлә-Тюльпан” мәчетендәге бәйрәм чаралары телевидение аша туры эфирда күрсәтеләчәк.

Бүген Башкортстан Республикасы президенты Мортаза Рәхимов республика мөселманнарын Корбан бәйрәм белән котлады. Бәйрәм котлавын Үзәк диния нәзараты рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллин да җиткерде.