Тоткыннар өчен янә бер мәчет ачыла

Тоткыннар өчен янә бер мәчет ачыла

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 23 декабрь көнне республиканың Свияжски бистәсе төрмәсендә мәчет ачылачак. Тоткыннар катнашында беренче җомга намазын ТР мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый укыр дип көтелә.

Бүгенге көндә тоткыннарның дингә тартылуы – куанычлы хәл. Алар өчен республикада гыйбадәт йортлары ачыла тора. Агымдагы елның май аенда гына да Казанның икенче төзәтү колониясендә тоткыннар өчен мәчет ачылган иде. Ул хәйрия оешмалары ярдәме белән төзелде.