Бүген чаллылылар хаҗга китә

Бүген чаллылылар хаҗга китә

(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген төнге икедә Чаллыдан хаҗга юл тотачаклар. Быел автошәһәрдән 68 кеше хаҗ кылачак, бу узган елгы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.

Иң өлкән сәяхәтче – Бөек Ватан сугышында катнашкан 83 яшьлек Шәрәфетдин Гыйльметдинов. Ул Мәккәгә икенче тапкыр бара инде. Чаллылар юлга уңайлы ике “Хьюндай” автобусында юл алачак.

Казанда аларга Татарстан хаҗилары белән тагын өч автобус кушылачак. Алар бергә Дагыстан, Әзәрбайҗан, Иран, Төркия, Сирия, Иордания аша 7000 километр юл үтәчәк. Согуд Гарәбстанына алар сигез көннән соң килеп җитәчәк.